Выступление муфтия Гайнутдина на XVI Всероссийском форуме татарских религиозных деятелей
Выступление председателя Духовного управления мусульман Российской Федерации главного муфтия шейха Равиля Гайнутдина на пленарном заседании XVI Всероссийского форума татарских религиозных деятелей «Национальная самобытность и религия» в Казани:
Мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы!
Мөхтәрәм Васил Гаптелгаяз улы!
Мөхтәрәм Президиум!
Мөхтәрәм мөфтиләр, имам-мөхтәсибләр, имамнар, кадерле дин кардәшләрем!
Барчагызны динебезнең күркәм сәламе:
Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ дия ихлас калбемнән сәламлим.
Без бүген ике миллиардтан артык кешесе, дистәләгән дәүләтләре булган Ислам дөньясының 2026 нчы елда мәдәни башкаласы дип сайанган Казанда жыелдык. Ни өчен Казан үзе ислам дәүләтендә булмаган Россиядәге бер шәһәр шундый олуг дәрәҗәгә, шәрәфәткә иреште?
Мөхтәрәм җәмәгать, беренче чиратта, бу татар халкының укымышлылыгы, гыйлемгә, китапка зур хөрмәте, мәгърифәткә омтылуы һәм мәдәниятнең иң югары сыйфатлы әсәрләрен тудыра белүенә бәйле. Икенчедән татар халкы тынычлык сөюче, диннәрара тату, матур итеп яшәү үрнәген күрсәтүе өчен дә. Безнең арабыздан чыккан Курсавилар, Фәизханнар, Камалилар, Бигиләр бөтен татар халкы һәм аның рухи-гыйлми яшәешен дөньякүләм мәдәният орбитасына керткәннәр. Китапчылык, укуга һәвәслек, хөр һәм тирән фикер йөртү сәләте аркасында без татарларны башка халыклар таныганнар, таныйлар һәм хөрмәт итәләр. Шулар арасында быел 250-еллыгын билгеләп үтә торган Габденнасыйр Курсави, 200-еллыгын билгели торган Гали Чокрый, 175 еллыгын үткәрә торган Исмәгыйл Гаспралы һәм башка олуг фикер ияләрен атарга була. Без горурланып әйтәбез: Ислам дөньясының мәдәни башкаласы исемен алгач, Казанда иң беренче рәсми чара булып Халыкара Коръән уку бәйгесе булды. Изге Китап Кәләме Шәрифкә хөрмәт йөзеннән ясалган бу адымыгыз өчен Сезгә тирән ихтирамымны җиткерәм, хөрмәтле рәис Рөстәм Нургалиевич.
Бүгенге имамнар җыены, Казанның зур бәйрәме көннәрендә дистәләгән илләрдән килгән дистә меңнәрчә кунаклар – болар бүгенге көндә без кичерә торган рухи яңалыш, үсеш, алгарышның бер чагылышы.
Минем ышануымча безнең дини фикер байлыгыбыз, гыйлем һәм фикер тирәнлегебез киләчәктә дә югалмаячак бер милләт булуыбызга тирән нигез булып тора. Бай мирасыбызны торгызу, яшьнәтү, тану һәм аны таныту безнең бурыч. Бу юнәлештә безнең Диния нәзарәтебез дистә еллардан бирле эзлекле эш алып бара. Мәрҗани, Фәизхан, Гаспралы, Биги, Буби, Баруди, Фәхретдин, Акаев фәнни укулары һәр ел саен Россиянең төрле төбәкләрендә үткәрелеп килә. Бу конференцияләр вакытында гыйлем ияләре фәнни фикер өлкәсендә яңа ачышлары, хезмәт җимешләрен күрсәтә, милләтебез, өммәтебез файдасына яңа чыккан китапларын тәкъдим итә.
Узган еллардагы чыгышларымда мин безнең тарафтан нигез салынган “Хөсәин Фәизхан мирасы”, “Ризаэтдин Фәхретдин мирасы”, “Муса Бигиев мирасы” дип аталган китап серияләрен әйтеп узган идем. Быел исә “Шиһабетдин Мәрҗани мирасы” дигән китап сериясен башлап җибәрдек. Рухи остазыбызның “Фәваид Мөһиммә” исемле әсәренең тәрҗемәсе дөнья күрүе белән барыбызны да тәбрик итәм.
Казанда, Уфада, башка җирләрдә дә бу юнәлештә фәнни эшчәнлек бара. Канәгатьлек хисе белән әйтәм: дүртенче ел рәттән Татарстан фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы бн берлектә без һәр еллык Мәрҗани укуларын нәкъ менә Казанда үткәрәбез. Мәрҗани исемен йөртүче Тарих институты, башка фәнни оешмалар белән хезмәттәшлектә, фикердәшлектә алга барабыз. Казанда чыккан һәр яңа фәнни хезмәткә, һәр уңышка сөенәбез.
Безнең алда яшәп киткән буыннар безгә җәмигъ мәчетләр, мәдрәсәләр төзеп, вакыф милке, гыйлми хәзинәләр калдырганнар. Бу мирасны күз карасыдай саклыйбыз, яңартуга көч куябыз. Форсаттан файдаланып Мәскәүнең Татар бистәсендә урнашкан Тарихи мәчет комплексын реставрацияләүгә зур өлеш керткән өчен мөхтәрәм Марат Шакирҗан улы Хөснуллинга һәм Рөстәм Нургали улы Миннихановка тирән рәхмәтемне белдерәм. Тарихи мәчетнең бинасы 2025 елның азагында Мәскәү хөкүмәте һәм Россия Мәдәният министрлыгы ярдәмендә тулысынча, тарихи проектына кире китереп, реставрациясе ясалып яңадан ишекләрен ачты. Хәзер исә 1913 елда Садыйк Ерзин төзеткән мәчет каршындагы ике катлы мәдрәсә бинасы да Татарстан Республикасы ярдәмендә яңартыла – реставрация ясала.
Үземә еш кына шунлый сорау бирәм: без үзебездән соң киләчәк буыннарга нәрсәләр калдырырбыз? Безнең буын дин әһелләренә ХХ гасыр азагында сүнеп барган дин учагын яңадан дөрләтү вазыйфасы насыйп булды. Инде XXI гасырның да бер чиреге үтеп китте. Бу тарихи дәвердәге төп бурычыбыз ул – үзебезгә алмаш әзерләү, яңа буынның тәрбиясен бай булган духи-дини мирасыбызга таянып оештыру. Бүген төп мәсләгебез яңа мәдәни һәм дини көчләр үстерү, аларны аякка бастыру. Бу яңа буын безнең дини байрагыбызны алга таба күтәреп барачак.
Дөньяның фәнни үсеше-алгарышы, шул исәптән ясалма фәһем ягъни искусственный интеллект бу юнәлештә безнең коралыбыз, ярдәмчебез булырга тиеш. Яңа технологияләр бирә торган мөмкинчелекләрне нәкъ менә фикри һәм рухи үсешебез өчен куллануыбыз зарури. Татарларның киләчәген тәэмин итүнең бердәнбер юлы – ватаныңны, милләтеңне сөю, иманны ныгыту, рухи куәтебезне арттыру һәм фәнгә таяну.
Сүземне төгәлләп, мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич, Сезгә тагын бер мөрәҗәгатем бар. Белүебезчә, безнең Татар дин әһелләре форумында Россиянең Донбасс, Херсон, Запорожье, Луганск җирлекләреннән, ягъни илгә кире кайткан тарихи территорияләрдән дини идарә рәисләре һәм имамнары да катнаша.
Татарстан бара торган СВОга, Ватаныбызны саклар өчен үзләренең җаннарын да, каннарын да кызганмыйча сугышучы хәрбиләрне дини-рухи ихтыяҗларын үтәүдә имамнарның даими йөрүләре, Сезнең шәхсән бу изге эшкә зур әһәмият бирүегезне таныйбыз, рәхмәтебезне белдерәбез.
Шул йөздән, Донецк Халык Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшид хаҗи Брагин безнең хәер-фатыйхабыз илә сезне, мөхтәрәм Рөстәм нургалиевич, “За заслуги перед уммой Донбасса” медале белән бүләкләргә карар бирде. Шул бүләкләү тантанасын үткәрергә рөхсәт итегез.
Мөбарәк булсын!
15 май 2026 ел, Казан